Буада ВДВ көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген Буада ВДВ көнен билгеләп үттеләр. Һава-десант гаскәрләре көнендә элеккеге десантчылар шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды. Җыелучыларны Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, әфганчы сугышчылар рәисе Ринат Хәсәнов, ВДВ ветераннары рәисе Фәнис Җәббаров котладылар. Алар барысына да бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

Барлык десантчыларны бәйрәм белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International