Буа мәгариф учреждениеләре физкультура эшендә һәм массакүләм спортны үстерүдә иң яхшылар

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

2019 елның 15 маеннан 25 июленә кадәр 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында физкультура эшенең иң яхшы куелышына һәм массакүләм спортны үстерүгә читтән торып Бөтенроссия смотр-конкурсының республика этабы узды.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Яңа Чәчкап урта гомуми белем бирү мәктәбе конкурсы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләренең гомуми белем бирү оешмалары арасында җиңүче булды. "Олимпия хәрәкәтен мәгълүмати-агарту буенча иң яхшы мәктәп спорт клубы" номинациясендә авыл җирлекләре мәктәпләре арасында Олы Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм шәһәр җирлекләренең гомуми белем бирү оешмалары арасында -Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен Лицей - интернаты лауреат булдылар.

Катнашучыларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, аларга яңа җиңүләр һәм спорт уңышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International