Буалылар Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә катнаша

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

5-7 август көннәрендә КФУның Алабуга институтында традицион Халыкара мәктәп укытучылары фестивале уза. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Форумда тыңлаучылар сыйфатында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 500дән артык укытучы катнашачак.

Х фестивальнең темасы – "Үзгәрешләр мәктәбе". Ачык мәгълүмат гасырында укытучының роле ничек үзгәрергә тиеш, төрле илләрдә мәктәп белем бирүенең традицион һәм яңа форматларының нәтиҗәлелеге нинди – бу һәм башка мәсьәләләр педагогик форум кысаларында тикшереләчәк.

Фестиваль кысаларында пленар сессия, заманча белем бирү өлкәсендә галимнәрнең һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узачак.

Форум кысаларында 100 дән артык мастер-класслар оештырылыр дип планлаштырыла. Аларны Россия, Германия, Төркия, Һиндстан, Болгария, Испания, Латвия, Кытай университетларыннан галимнәр, педагоглар, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр үткәрәчәк.

Безнең район делегациясенә нәтиҗәле эш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International