Бүген, 6 августта Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булды. Күчмә чара кысаларында омбудсмен, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина белән берлектә «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял һәм сәламәтләндерүне оештыру белән танышты. Биредә эшлекле делегация балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә әлеге лагерьларда 231 бала ял итә.
Шулай ук бу көнне Гүзәл Любисовна гражданнарны кабул итәчәк, безнең районның опека һәм попечительлек органнарының авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшен, балигъ булмаган балаларның хокукларын үтәүне анализлаячак. Визит программасы ахырында аның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашуы көтелә.