Бүген Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Буа районына эш сәфәре кысаларында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда тәрбиягә һәм опекунлыкка бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды, Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлек проблемалары каралды. Моннан тыш, визитка йомгак ясалды, файдалы киңәшләр бирелде.
Киңәйтелгән утырыш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова рәислегендә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, ведомство җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашында узды.
«Безнең республика районнарына визитларның максаты - муниципалитетның бала хокукларын саклау өчен җаваплы барлык ведомстволарының эшен анализлау, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәрлек киңәшләр бирү», - диде балалар омбудсмены һәм бала хокукларын үтәү өчен җавап бирүче барлык район хезмәтләренә профилактик эш алып барырга киңәш итте.