Ырыңгы авылыннан рәссам-сынчы, укытучы Александр Алексеев (Сандр Пикл) Буа җирлегендә Казан ханлыгы чорында мөһим объект саналган урын булганлыгы турында әйтә. Ул — Карлы валы. Тиздән шул җирләрдә тарихи корылма барлыкка киләчәк.
Александр Иванович моннан берничә ел элек XVI гасырда Урта Иделдә сак линиясе булып торган Карлы валы белән кызыксына башлый. Ул кайбер чыганакларда Карлы елгасының уң як яры буйлап урнашкан әлеге корылмаларның Казан ханлыгы чорында ук торгызылуы язылганлыгын әйтә. Алар Алтын Урда ханлыгыннан бүленеп чыккан Ногай Урдасы башлыкларының берсе тарафыннан төзелгән, диләр. Биредә Казан ханлыгыннан аермалы биләмәләр булган. Казан ханлыгы таркалгач, Карлы чиге (вал шулай дип тә йөртелә) ХVI гасырның икенче яртысында тагын да ныгытыла. Чөнки корылма Урта Иделдә рус дәүләтенең көньяк-көнчыгыш өле-шен күчмә кабиләләр һөҗүменнән саклаучы беренче рус сак линиясе булып торган. Шул корылма тирәләрендә сак астында халык курыкмыйча нигезләнеп яши башлаган. Карлы валының кыскача тарихы шуннан гыйбарәт.
Ә урынына килгәндә, кайда булган соң ул Карлы валы? Автор әйтүенчә, Карлы елгасының көньяк яры буенда хәзерге “Орхидея” кунакханәсе урынында торган. Билгеле, дошманнан саклану өчен туфрактан өелгән ныгытмалар инде юкка чыккан. Карлы валы берничә катлы итеп, качып саклану өчен казылып эш-ләнгән булган. Хәзерге Карлы авылы янында Буадан Ульяновск шәһәренә табан юлның ике ягында өелгән ныгытмалар өстендә башнялар торган. Тарихи картага күз салсак, сак валлары Тәтештә башланып, Буа өязе чигенә тоташа, аннан Зөя елгасына табан сузыла һәм аны Ивашевка авылы тирәсендә кичә. Шуннан Карлы, Теңкәш, Алших, Кайрево авылларын колачлап, Карлы елгасының көньяк яры буйлап Сура елгасы буйлап сузыла. Аннан Алатырь, Темников өяз-ләренең үзләренең шундый сак валлары була.
Безнең җирлектә әлеге башняларда сакчылар торган. 50 метр биеклектән алар дошман һөҗүмен күзәткән. Саклагыч зоналарда далалар буйлап агач ышыклар бастырганнар, урман өлешләрендә агачларны екканнар, елгаларны буып, тирәнәйткәннәр.
Тәтештә әлеге тарихи урында агач корылма моннан берничә ел элек төзелгән.
– Әйтергә кирәк, бу урын шәһәргә килүчеләрне кызыксындырырлык тарихи урынга әйләнеп бара, – ди Александр Алексеев. Ул тәтешлеләрдән дә алданрак кызыксына башлаган идеясе, Буада мондый тарихи урынны мәңгеләштерү теләге белән якташыбыз Ирек Закиров белән бүлешә. Хуплау тапкач, автор әлеге эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты коммерциячел булмаган оешмалар арасында үткәрүче грантка тәкъдим итә һәм уңышка ирешә.
Шушы көннәрдә “Буа якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров әлеге мәсьәлә буенча Буага кайтты. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров һәм белгечләр проект буенча киңәштеләр һәм тарихи урынны мәңгеләштерү кирәк, дигән фикергә килделәр. Агач корылма Буа-Ульяновск трассасы буенда Карлы авылына җитәрәк күпер янында урнаштырылачак. Аның нигезе 3х3 метр мәйданлы, ике катлы итеп, бурадан төзеләчәк. Биеклеге 7 метр булачак. Тарихи әһәмияткә ия корылманы биредә торгызуның тагын бар үзенчәлеге бар – сәүдә челтәрләре комплекслары да тыгыз урнашкан. Бу тарих белән кызыксынып юлга кузгалучылар өчен тагын бер уңайлы шарт булып тора.
.jpg)