Кайревода халык актив

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кайрево авылы халкы үзара салым акчасын үзләштерә – җыелган суммага авыл зираты тирәсен койма белән әйләндереп алдылар. Бу изге эшкә җирле халык күршеләрне – нурвахитлыларны да чакырып, өмә ясадылар.

Алших авыл җирлеге башлыгы Александр Андреев белдерүенчә, бу эш 2016 елда ук башланган булган. Ул елны средстволар зират территориясенең яртысын әйләндереп алырга гына җиткән. 

– Кайревода барлыгы 24 кеше теркәлгән. Алар 10 мең сумнан күбрәк акча җыйдылар. Дәүләт ярдәме белән ул артты, - ди Александр Петрович. Аның әйтүенчә, киләсе елларда юлларны ремонтлау эшенә кире әйләнеп кайтачаклар. Узган ел авылга керә торган юлның 34 метр арасын ком-таш белән түшәгәннәр, 2017 елны җыелган акча 30 метрга җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International