Татарстан Росреестрында «урман амнистиясе» турындагы законны тормышка ашыру буенча эш дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.  Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, "урман амнистиясе" турындагы законны тормышка ашыру кысаларында, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында тәңгәл килмәүләрне бетерү өчен, махсус ведомствоара эшче төркем эшли, анда сорауларны судка кадәр тәртиптә хәл итү өчен кызыксынган затлар мөрәҗәгать итә ала (Казан, Авангард ур., 74).

Хәзерге вакытта Татарстанда 5 меңнән артык чикләре урман белән кисешкән җир кишәрлеге исәпләнә. Татарстан Республикасы урман фондында участокларның суммар мәйданы буенча ааермалар, алар турында белешмәләр ике реестрда бар, 313 мең гектардан артык тәшкил итә.

"Урман амнистиясе" гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстанда урман кишәрлекләре чикләрен кисүнең 138 очрагы бетерелгән, аларның хокук ияләре гаризалары буенча - 39 һәм 99ы теркәү органы инициативасы буенча төзәтелгән. Закон нигезендә, урман реестры күчемсез милек реестры белешмәләренә 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туры китерелергә тиеш.

"Урман амнистиясе" кулланылырга мөмкин:

- 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хокукы булган физик һәм юридик затның җир участогы, ЕГРННЫҢ хокук билгеләү документлары һәм белешмәләре нигезендә, башка (урман булмаган) категориягә керә.

- урман фонды җирләрендә барлыкка килгән кишәрлектә хокук 2016 елның 1 гыйнварына кадәр барлыкка килгән күчемсез милек объекты урнашкан вакытта.

- чикләрне кисешү яки ачыклау нәтиҗәсендә җир кишәрлеге тулысынча яки өлешчә урман-парк зонасы чикләрендә булып чыккач.

- әгәр урман фондының җир участогы торак пункт чикләрендә булса, ул бу торак пунктка кертелергә тиеш. Ул дәүләт урман реестрында саналса да, әмма 2008 елның 1 августына кадәр бакчачылык, яшелчәчелек, дача һәм ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International