Татарстан Росреестры «Бим-радио Казан»да электрон рәвештә сату-алу эшләре башкарганда күчемсез милекне саклау турында

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

8 август көнне 14.10 да "Бим-радио Казан"да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.

Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга үз көченә кергән, гражданнарны электрон култамга ярдәмендә башкарыла торган күчемсез милек белән алдау гамәлләреннән саклый торган закон турында сөйләячәк.  Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле дача амнистиясен озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак. 

Тыңлаучылар үз сорауларын 7 927 242 10 28 номерлы WhatsApp-канал буенча бирә алалар. Радио 102,8 фм ешлыгында эшли. Әлеге дулкыннарда программаны Казан халкы гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Онлайн режимында радиоэфирны Интернет булган дөньяның теләсә кайсы почмагында Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International