Җылылык вакытында булачакмы?

2019 елның 9 августы, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хисамов сүзләренә караганда,  әлеге йортларда эшне ике подрядчы оешма – “Юниор” һәм “Строй Метиз” җәмгыятьләре  башкара. “Строй Метиз” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Алмаз Бариев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Арефьев урамының  18, 20, 20 “А” (1-2 корпуслар), 23, 25 номерлы, Б. Хмельницкий урамындагы 35, 37, 38, 39, 40 номерлы йортларында эш нигездә тәмамланган – барлык квартираларда тишекләр тишү, йорт фасадларында газ челтәре сузу, эчке җиһазлар, җылылык системасы  урнаштыру тә-мамланган.  Арефьев ура-мының 20, 20 “А” (1-2 корпуслар),  23 номерлы, Б. Хмельницкий урамында  38 номерлы йортларда электр эшләрен башкарып бетерәсе калган.

– Үзебезгә йөкләнгәнне 10 августка башкарып бетерү өчен тырышабыз. Срокка өлгерергә исәп. Бүген Арефьев урамының 23 номерлы йортында газ үткәргечләрендә опрессовкалау уздырабыз. Ун йорттан 120 квартирада ул тәмамланды, әле тагын 200ләп квартира кала. Бу инде квартираларда  без башкарырга тиешле хезмәтләрнең йомгаклау өлеше. Шулай ук траншеялар казып, газ торбалары да сузылды. Тоткарлыклар булмады, яшәүчеләр белән аңлашып эшләдек,  – ди Алмаз Бариев.

“Строй Метиз” җәмгыяте карамагында Арефьев урамының 9, 11, 15, 16, 17, 19, 21  номерлы, Яшьләр урамының 1, 1 “А” номерлы йортлары. Аларның берсендә яшәүче Дания Латыйпова быелгы сезонда торакларын үзләре ягып җылыта башлаячакларына сөенүен әйтә. Тик квартираларда эшнең озакка сузылуыннан зарланды.

Җәмгыять җитәкчесе урынбасары Габделхәй Хәмидуллин сүзләренә караганда, алар квартираларга тишекләр тишүне, фасадларда газ челтәре сузуны  кайбер хуҗаларның өйдә булмаулары сәбәпле тулысынча башкара алмыйлар. Квартираларга җылылык системасы сузу да графиктан калыша. Яшьләр урамының 1 номерлы йортында унике,  аның янәшәсендәге 1 “А” номерлы йортта – егерме җиде, Арефьев урамындагы 9 номерлы йортта – алты, шул урамның 16 номерлы йортында – бер, 17 номерлы йортта – егерме сигез, 19 номерлыда бер квартирада бу эшләрне тәмамлыйсы бар. Әле тагын электр үткәргечләре сузу Арефьев урамының 11, 15, 21 номерлы йортларында гына башкарылган. Эшчеләр бер үк вакытта җирне казып, торба сузу белән дә мәшгульләр.  

– Безнең эшкә соңгы көн-нәрдә яуган яңгырлар да аяк чалды. Казу эшләре тоткарланды. Әйткәнем-чә, яшәүчеләр өйдә булмау сәбәпле, кайбер квартираларда эш кала килә. Бу  хәзер безнең эшкә комачауламаса да, йорт-ларга газ җибәрүдә тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин. Йорт башлары аларны шул турыда кисәтсеннәр иде. Без ягу сезонына кадәр үзе-безгә ышанып тапшырылган 300 квартирада да җылылык булачак дип ышандырабыз, – ди җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International