“Аналогны” өзүгә ике айлап вакыт калды

2019 елның 9 августы, җомга

Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, 14 октябрьдә Россиядә санлы эфир телевидениесенә күчүнең һәм аналог телетапшыруларны өзүнең соңгы этабы төгәлләнә. Димәк, район халкының “санга” күчүгә әзерлек өчен ике айлап кына вакыты калып бара.

Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Тәтеш филиалы цехы начальнигы Венер Мостаев район халкына аналогны өзгәнне көтмичә “цифрга” бүгеннән тоташырга киңәш итә. Телеканалларны санлы сыйфатта карау өчен дециметрлы антенна һәм телевизор кирәк. Телевизор 2012 елдан соң сатып алынган очракта кирәкле DVB-T2 стандартын  кабул итәчәк. Иске телевизорларга исә махсус приставка – ресивер кирәк булачак. Аны сәүдә челтәрендә сатып алырга мөмкин. Приставканы тоташтыру бик җайлы, бу бары берничә минут вакытны алачак. Моның өчен “тюльпан”, HDMI яки SCART кабельләре файдаланыла. Приставканы телевизорга, дециметрлы антенна штекерын ресиверга тоташтырганнан соң икесенә дә “ток” бирәсең һәм пульт ярдәмендә телеканалларны эзлисең. Приставканың өстәмә мөмкинлекләрен инструкциядән укып белергә була. Үзлегеңнән тоташтыру мөмкин булмаганда, волонтерлар ярдәмгә киләчәк.  

Буа районы санлы эфир тапшырулары белән 99,9 процент колачланган. Җирлек рельефы аркасында кабул итү белән проблемалар Кыят авыл җирлегенә кергән Яңа Тинчәле торак пунктында барлыкка килергә мөмкин. Кайдадыр мәсьәләне антеннаны мөмкин кадәр югарырак күтәреп һәм трансляция башнясына төгәл юнәлтеп хәл итеп була. Моннан тыш спутник җиһазлары кулланырга мөмкин. Венер Мостаев раславынча, бүгенге көндә элеге авыл кешеләре телевизор карый алсын өчен төрле вариантлар карала. Район территориясендә беренче һәм икенче мультиплекс санлы телеканалларын кабул итү Буада, Яңа Чәчкапта, Ташкичүдә һәм Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында урнаштырылган телевизион станцияләр аша шул чагыштырмада 43 һәм 60 телевизион каналларда гамәлгә ашырыла. Санлы сигналны кабул итү өчен дециметрлы антеннаны якындагы һәм көчлерәк телеретрансляторга юнәлтергә кирәк. Тапшыручы станцияләрне, аларның колачлау зонасын карта.ртрс.рф сайтында карарга була. Rtrs.ru, Смотрицифру.рф сайтында санга күчүнең барлык үзенчәлекләре (приставканы ничек сайларга, кайдан алырга һәм ничек тоташтырырга) аңлатылган. Шунда ук төзексезләрне бетерү турында видеоинструкция дә урнаштырылган. Санлы телевидение турында күбрәк 88002202002 түләүсез “кайнар линия” телефоны аша да белергә була.

– Волонтерлар чакырту яисә санлы телевидениене кабул итү өчен абонент җиһазын сатып алуга компенсация алу өчен муниципаль власть органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк,– ди Венер Мөхәммәтович.

Җыеп әйткәндә, санлы технологияләргә күчүнең иң масштаблы дәүләт проекты элемтә операторларына, телеканалларга гына түгел, ә гражданнар өчен дә яңа мөмкинлекләр тудырачак. Халыкны ул яхшы күрсәтү һәм тавыш сыйфаты, сигналның тотрыклылыгы, интерактив мөмкинлекләр, ә иң мөһиме – абонент түләүсез төрле телеканаллар белән шатландырачак.

Шунысын да искәртергә кирәк, октябрьдән ике санлы мультиплекс составына кергән 20 федераль телеканал гына өзеләчәк. Региональ телеканаллар, аерым алганда, ТНВ аналог форматта тапшыруын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International