Иртәгә, 10 августта, Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан, В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионда спорт-массакүләм чаралар оештырыла.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана. Программада: иң яхшы спортчыларны, физик культура хезмәткәрләрен һәм спорт ветераннарын бүләкләү, балалар веломарафоны, шахмат-шашка турниры, стритбол, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, Буа шәһәре һәм Буа районы җыелма командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч, шулай ук ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Барыгызны да чарада актив катнашырга чакырабыз!