Йодрык кадәрле, йомры бәрәңге
Авыл халкы кубарылып бәрәңге ала бу көннәрдә. “Икенче икмәк”нең уңышы да әйбәт кенә күренә. Тик белгечләр быелгы уңышка “фузариозлы булырга мөмкин” диагнозы куялар.
Республика матбугатында әлеге хәбәр җәй айларында ук таралды – бәрәңге игүче эре хуҗалыкларда шуның аркасында уңыш шактый кимегән. Фузариозны, икенче төрле әйткәндә, “коры черек” авыруын ничек танырга соң? Интернеттан алынган мөгъләматларга караганда, ул бәрәңге тишелгән, үскән вакытта үсентеләрнең сирәклеге, начар күтәрелүе белән характерлана. Ә иң зур зыянны кышлык саклаган вакытта сала. Иң аянычы – бүлбеләрдә аларны җыеп алганнан соң 2-3 ай узгач кына билгеләре күренә башлый. Башта күксел таплар барлыкка килә, аннары алар зураеп, коры череккә әверелә һәм бәрәңге “бушап”, җиңеләеп кала. Авыру һава температурасы 12-17 градус тәшкил иткәндә һәм һаваның дымлылыгы 70 проценттан артканда активлаша. Фузариоз таралуны кисәтү максатында бүлбеләрне механик имгәтүләрдән сакларга, җыеп алганнан соң “яраларын” төзәтү өчен бер атна буе 17-18 градус җылыда тотарга киңәш ителә. Ә саклау өчен оптималь температура 3-4 градус булырга тиеш. Бәрәңгене утырткан вакытта әлеге авыруга каршы торучанлыгын арттыру максатында “Эпин” препараты белән эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә.
“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча баш белгече Анна Алексеева әйтүенчә, быел “икенче икмәк”кә, елдагыча, фи-тофтороз түгел, ә коры ел-да “баш күтәрүче” альтернариоз зыян салды. Ул яфракларны, сабакларны зарарлый. Гадәттә чәчәк ату ахырында яфраклар бәрхетсыман элпә белән каплана, вак, караңгы күк-сел таплар барлыкка килә. Коры көндә көчле зарарланган яфраклар көймәсыман бөгәрләнеп куялар. Алар һәм сабаклар корый һәм шул сәбәпле уңыш кими.