"Светофорик" балалар бакчасында "ВaBySkills - зур вакыйганың бер өлеше бул" акциясе узды.

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан башкаласында "Worldskills Kazan2019" - 45 нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ачылышы алдыннан  "Светофорик" балалар бакчасы тәрбиячесе И.А. Сәфиуллина үз тәрбияләнүчеләре белән «WorldSkills грандиоз вакыйгасының бер өлеше бул "дигән девиз астында "BaBySkills" акциясен үткәрделәр. Ата-аналарны белем бирү мохитенә җәлеп итү акциянең төп идеясе булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналарның профкомпетенцияләре турында иртә һөнәри күзаллаулар алдылар. Ак алъяпкыч һәм колпак, медицина халаты, столяр, электромонтер перчаткалары киеп, кондитер, балта остасы, шәфкать туташына әверелә алдылар. Әлегә балалар төрле һөнәрләр турында әңгәмә һәм уен эшчәнлеге аша гына танышалар, ләкин вакыт узачак, һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да һөнәри конкурсларда катнашачаклар дип өметләнә И.Сәфиуллина. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максаты белән үткәрелгән,"ВaBySkills - грандиоз вакыйганың бер өлеше бул" акциясендә катнашып, "Светофорик" балалары халыкара хәрәкәткә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International