Стритбол буенча да макталдык
Күптән түгел Казанда урам стритболы буенча “Кызгылт туп” бөтенроссия турниры узды. Анда безнекеләр икенче урын “алып кайтты”.
Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган уенчылардан торган барлыгы 150ләп команда катнашты анда. Спорт сөючеләрне, сәламәт көндәшлек,җиңү теләп, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм “Уникс” спорт клубы капитаны Петр Самойленко котлады. Озак вакыт барган бәйгеләрдән соң Буаның 1997 елгы егет-кызлардан торган командасы казанлылар белән финалга чыкты. Анда җирле уенчыларга аз гына оттырып, буалылар икенче урын яуладылар. Җиңүчеләргә призлар, кубок тапшырылды.