Татлы тамыр уңды. Җыеп аласы бар

2012 елның 14 сентябре, җомга

Татлы тамыр уңды, җыеп аласы бар

Районда быел шикәр чөгендере 9174 гектарда игелде. Бүген барлык агрофирмалар аның уңышын җыю белән мәшгуль. Хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары моңа 15 сентябрьдән соң керешергә планлаштыралар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълњматларга караганда, 13 сентябрьгә татлы тамыр 2000 гектарда (барлык мәйданның 22 процентында) җир өстенә чыгарылды. Аның уртача уңышы һәр гектардан 274 центнер тәшкил итә.

“Вамин-Буа” агрофирмасы дирекциясе татлы тамыр уңышын казып алуда, аны ташуда катнашучы механизаторларның, йөртүчеләрнең башкарган эшенә көндәлек, өч көнлек, атналык йомгак ясап, алдынгыларны бүләкли. Соңгы йомгаклауда акчалата бүләккә комбайннарны нәтиҗәле файдаланып югары күрсәткечләргә ирешкән Николай Проворов белән Наил Дәминов лаек булдылар.

Агрофирмада татлы тамыр 570 гектарда игелде, шуның 240 гектары – “Гигант” бүлекчәсендә. “Чөгендерне 180 гектарда казып алдык инде. Уңышы зарланырлык түгел – һәр гектардан уртача 350 центнер чыга. Бушап калган мәйданнарны эшкәртеп барырга тырышабыз”, - ди бүлекчә директоры Валерий Малышев.

Бүгенге көнгә шикәр заводына барлыгы 2750 тонна чимал тапшырылган. Аны ташуда барлыгы тагылмалы 12 “КамАЗ” автомобиле җәлеп ителгән. Төяп тору абыйлы-энеле тракторчылар Николай һәм Сергей Плешковларга, Сирин Җәләловка йөкләнгән.

Көзге уҗым культураларын 1500 гектарда иртә срокта чәчеп калдырганнар. Аеруча “Морис” агрегатында Наил Әхмәтҗанов шактый күләмдә эш башкарган, үсемлекләр тигез шытымнар биргән. Бигрәк тә бодайның “казанская-560” сорты сокландыра. Агрофирма директоры Раил Хисамов туңга сөрү барышын да үз контролендә тота. Без юл уңаенда “К-700” һәм “ДТ-75” тракторларында эшләүче Александр Хлынов белән Вячеслав Полосухин янына да тукталдык. “Икесе дә җәмгыятьнең тырыш, башкаларга үрнәк механизаторлары. Техникадан җитештерүчән файдаланалар”, - ди директор. Хуҗа аларны да бүләксез калдырмады.

Үзәк юлдан барганда ындыр табагына җыелган бер төркем халыкны күргәч алар янына да тукталдык. Зур Боерганда пай җирләре өчен ашлык бирәләр икән. “Бер елны да алмыйча калганыбыз юк. Рәхмәт агрофирма җитәкчелегенә. Саламын, печәнен дә җитәрлек бирә”, - ди пенсионер Владимир Степанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International