Хөрмәтле буалылар һәм районыбыз кунаклары!
30 август – Татарстан Республикасы көне! Әлеге бәйрәм – күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеге, тынычлык һәм татулык символы. Республикабыз үзенчәлекле мәдәниятен кадерләп саклап һәм арттырып, Россиянең иң матур регионнарының берсенә әверелеп кенә калмады, бүген Татарстан – көчле, бай, динамик рәвештә үсүче, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген һәм халыкара танылганлыгын ышанычлы арттыручы, дөньякүләм масштабтагы иң эре һәм престижлы чараларны үткәрергә сәләтле регион. Монда халыкның лаеклы яшәү рәвешен тәэмин итү, нәтиҗәле, конкурентлыкка сәләтле икътисад булдыру, социаль, белем бирү һәм мәдәният өлкәләрен камилләштерүгә юнәлтелгән программаларны реализацияләү буенча мәсьәләләр уңышлы хәл ителә. Татарстан Республикасының социаль-сәяси тотрыклылыгы, омтылышы, көче муниципаль районнар, шәһәрләр һәм һәр татарстанлы ирешкәннән туплана. Республиканың төп байлыгы – аның ярдәмчел, талантлы, эш сөючән яшәүчеләре. Республика көнен районыбыз юбилейлы елларга якынлашып каршылый. Буа шәһәре быел үзенең 239, район 89 еллыгын билгеләп үтә. Икътисади үсеш планнарын, перспективалы программаларны һәм проектларны тормышка ашырып, уртак көч белән туган районыбызны уңайлы, төзек итәргә, шул ук вакытта тарихи традицияләрне һәм аның рухи матурлыгын сакларга тырышабыз.
Кадерле буалылар!
Бүгенге бәйрәм көне данлы үткән, чәчәк атучы бүгенге көн һәм якты киләчәк өчен горурлануга матур сәбәп булсын, ә республикабыз ныгысын һәм чәчәк атсын, яшәүчеләренең муллыгы көннән-көн артсын. Сезгә нык сәламәтлек һәм зур бәхетләр телим.
Буа муниципаль районы башлыгы М. Ә. Җаббаров