Игътибар! Мошенниклар пенсионерларны пенсия фонды исеменнән алдауның яңа ысулын тапкан

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтә, нинди дә булса хроник авырулары булган пенсионерлар аның корбаны була ала.

Россия Пенсия фондының рәсми сайтын хәтерләткән ялган сайтта буыннарны дәвалау өчен дару препараты турында реклама мәгълүматы урнаштырылган. Безнең республика гражданнарын алдап, мошенниклар мондый препаратны бушлай бирү турында Дәүләт Думасы закон кабул иткән дип язалар.

"2019 елның 19 августында Пенсия фондын РФнең барлык гражданнарына, 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, буыннарны дәвалау өчен ташламалы препарат таратуга квота бүлеп бирүне мәҗбүри иткән закон өченче укылышта кабул ителде". Әлеге карарның инициаторы-Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы Стриженова Галина Алексеевна. Аның фикеренчә, "хакимиятләр илебез пенсионерлары өчен нәтиҗәле дару препаратларының үтемлелегенә күптән игътибар итәргә тиеш". 

"Пенсия фонды бүлеге Казан шәһәре буенча Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы фамилиясенең, башка мәгълүматлар кебек үк, уйлап чыгарылган булуына игътибар итә. РПФ белгечләре беркайчан да бернинди товарлар тәкъдим итми һәм рекламаламый", - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларның уяу булуларын һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәүләрен сорыйбыз!
Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фондының бүлек һәм территориаль органнары хезмәткәрләре өйдә нинди дә булса документларны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп, СНИЛС номерын, паспорт мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен йөрмиләр.

Гражданнарны кабул итү Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында идарәләренең клиентлар хезмәтләрендә һәм «мобиль клиент хезмәте» махсуслаштырылган автомобилен күчмә кабул итүләрдә гамәлгә ашырыла. Барлык хезмәткәрләр дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.

Шулай ук пенсия хезмәтләрен Пенсия фонды сайты ярдәмендә дә алырга мөмкин www.pfrf.ru һәм гражданинның Шәхси кабинеты es.pfrf.ru яки белгечкә өеннән чыкмыйча гына онлайн Пенсия фонды хезмәтләреннән файдаланырга һәм кызыксындырган сорау бирергә. Порталга керү өчен, гражданнарга хисап язмагызны идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) кулланырга кирәк.

Моннан тыш, республикада 27-9-27-27 номерлы дистанцион хезмәттәшлек контакт-үзәге эшли, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International