Салым уведомлениесендә күрсәтелгән салымны ничек түләргә.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 16 августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләүгә салым белдерүләре белән почта аша җибәрүләр ала башладылар. Салымнарны быел 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.

Гражданнар алган конвертларның эчтәлеге үзгәрде – быел аерым түләү документлары (квитанцияләре) конвертка кертелмәде.  Шуның белән бергә, салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, бюджет системасына салымнар күчерү өчен, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) реквизитлары салым уведомлениесендә күрсәтелгән, шулай ук салымнарның һәр исәпләвеннән соң урнаштырылган Qr-код һәм штрих-код кертелгән.
Кәгазь салым хәбәрнамәсен алганда исәпләнгән салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар, физик затларның иминият кертемнәре түләү» сервисы ярдәмендә, УИН номерын кертеп;

- банк бүлекләрендә һәм почта бүлекчәләрендә;

-банк түләү терминаллары яки банкларның мобиль кушымталары аша, Qr-кодны яки салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән штрих-кодны сканерлап яки УИН кертеп;

- федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» терминаллары ярдәмендә, УИН номерын кертеп.

Салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучылары, «Түләргә» төймәсеннән файдаланып, онлайн режимында салым түли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International