Нәтиҗә - дусларча

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә бозда  Буаның “Арктика” һәм Казанның “Олимп” ветераннар хоккей командалары  очрашты. Уенчылар аны быел хоккей сезоны ачылуга һәм Ярославль шәһәренең моннан җиде ел элек авиаһәлакәткә очраган “Локомотив” командасын искә алуга багышлады.

Дөресрәге, “Олимп” командасы составында да буалылар иде – Казанда яшәүче якташлар. “Рубин” футбол клубының дәүләт һәм муниципаль органнар власте элемтәләре буенча директоры Ринат Булатов оештырган команда ул. Бозда дусларча очрашу вакытында “Артика” спорт мәктәбенә кирәкле ярдәм дә барлана.

Алка капкаларга бер-бер артлы кереп барды, уен оттырышсыз тәмамланды. Ахырдан якташлар районда спортның торышы, яшь уенчыларның уңышлары белән кызыксындылар. Спорт мәктәбен-дә шөгыльләнүче балаларга бу юлы экипировкалар кайтарырга вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International