Буада Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча подразделениеләр оешуына 300 ел тулуга багышланган чара узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Тамак» кафесында Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча подразделениеләр оешуына 300 ел тулуга багышланган чара узды.

Җыелучыларны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады. «Сезнең түземлек таләп итә торган хезмәтегез намуслылык һәм эшкә дәүләт якын килү үрнәге булып тора. Көндәлек эшчәнлегегез белән сез җәмгыятьтәге социаль тотрыклылыкны саклауга һәм безнең район территориясендә тәртип урнаштыруга зур өлеш кертәсез. Кешеләр белән эшләү һәрвакыт катлаулы һәм җаваплы, психологик тотрыклылык таләп итә. Тәҗрибәле коллектив үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлеге хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.

Чара барышында медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм район үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International