1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яки Пенсия фондының территориаль органнарына гариза бирә һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.
Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:
- рецептлар буенча медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү.
"Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN, www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com