Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясе укучысы Владимир Журавлев робот техникасы белән “җенләнүчеләр” арасында хәзер Даниядә һәм Кытайда да билгеле кеше. Россия командасы составында ул әлеге илләрдә узган ярышлардан призлы урыннар алып кайтты.
Осталыгын бөтендөнья масштабында күрсәтә алган егетебез гадәти тормышта бик тыйнак булып чыкты.
– Аз сүзле ул безнең. Аның каравы бик сәләтле. Берничә көн элек кенә республиканың санлы технологияләрне иң ях-шы белүче укучыларын җыйган “Цифровой прорыв” бөтенроссия конкурсында өченче урынны алды, - диде укытучысы Люция Исхакова. Бу җиңү Владимирга Казанның Иннополис шәһәрчегендә түләүсез уку курсын үтәр-гә мөмкинлек биргән. Би-редә ул элеккеге укытучысы Роман Соловьевтан өс-тәмә дәресләр дә алачак.
Сүз уңаеннан, егетнең робот техникасы дөньясына кереп китүенә нәкъ менә әлеге педагог “гаепле”. Моннан дүрт ел элек гимназиядә информатика укыткан Роман Юрьевич, Владимирның сәләтен кү-реп, аны мәктәптән тыш эшләр үзәгенә түгәрәктә шөгыльләнергә чакыра. Озак үтми, егет иптәше белән бергә йөк ташу функциясе белән арба җыя һәм аны программалаштыра. Көннән-көн остарган яшь техник үз көчен төрле бәйгеләрдә сынарга уйлый. Яр Чаллы шәһәрендә узучы “Икар” конкурсында катнашу өчен җитештерү объектында эшләүче робот җыярга кирәк, дигән таләп куелгач, Буа шикәр заводына барып, андагы эш механизмын өй-рәнә. Аннары бу процессны модельләштерә – мини-завод роботын җыя. Соңыннан әлеге “лего” конструкциясе хәрәкәт-ләнсен һәм “акыллыга” әверелсен өчен махсус программа яза. Нәтиҗәдә, республикадагы өченче урын аныкы.
– Соңгы вакытта программаларны “С++” компьютер телендә яза башладым. Бу юнәлештә өйрә-нүне дәвам итәргә кирәк. Киләчәктә бу телне камил белүем, үз эшемне ачарга ярдәм итәчәк, - ди Владимир.
Быел исә ул, Роман Соловьев белән киңәшеп, чит ил конкурсларына да заявка биргән, модельләштергән роботларның эшчәнлеген күрсәткән видео да җи-бәргән. Нәтиҗәдә Дания-нең Орхус һәм Кытай рес-публикасының Чунцин шәһәрләренә чакыру ала.
Сүз уңаеннан, Россия командасы составына керү-че татарстанлылар өчәү генә – районнардан Владимир берүзе, Казаннан икәү.
– Инглиз телендә яхшы сөйләшерменме, конкурс таләпләрен дөрес аңлар-мынмы, дип курыктым. Бәйгенең жюри әгъзалары составында украиналылар бар иде, алар тәрҗемә ясарга булыштылар, - дип сөйләде Владимир.
Әлеге илләр турында тәэсирләре күп түгел егетнең. Берничә кыска экскурсия вакытында гына шәһәрләрне күрә алганнар. Кытайдагы бәй-гедә Владимир беренче өчлеккә кергән.
Бу җиңүләрне әти-әниең, сыйныфташларың ничек кабул итте соң?
– Өйдәгеләр шатланды, әлбәттә, ә сыйныфташлар үзе дәрес хәзерли торган робот уйлап тап әле, ди-ләр, - ди.
Тик киләчәктә ул роботлар белән мавыгуын калдырырга уйлый. Тулысынча программалаштыруга күчәргә, аларны язу буенча онлайн-мәктәп ачарга җыена.
Язарга онытканбыз, Владимирның күп санлы грамоталары арасында Татарстанның Спорт министрлыгыннан бирел-гәннәре дә бар. Ул баскет-болга мөкиббән. Буш вакытларында мәктәп стадионында, “Яшьлек” спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Кумиры – америкалы уенчы Стефен Карри.
– Баскетбол минем “перезагрузка” ул. Уйнаганда физик яктан гына түгел, башым да ял итә, - ди героебыз.