Буа районында "Буа шикәре" хезмәт коллективы белән очрашу узды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

11 ноябрьдә "Буа шикәре" хезмәт коллективы белән очрашу узды, анда Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашты. Очрашу Буа шәһәрендә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чара барышында катнашучылар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, районда алып барылган эш белән таныштылар, киләсе елга бурычлар турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларга район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган, төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге туды. Барлык сорауларга да тулы аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

Очрашу ахырында Ранис Рафис улы оешма хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәл ителә торган мәсьәләләрдән читтә калмаска, гражданлык активлыгы күрсәтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International