Татарстанда 2024 елга кадәр амбулатор онкология ярдәменең тугыз үзәге ачылачак

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2024 елга кадәр амбулатор онкологик ярдәм күрсәтүнең тугыз үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Докладчы сүзләренә караганда, амбулатор онкология ярдәменең беренче үзәге быел ук Казанның 21-нче номерлы сырхауханәсе базасында ачылачак. "Киләчәктә алар башка шәһәрләрдә дә оештырылачак", - дип өстәде ул.

Аерым алганда, Яшел Үзән, Арча, Түбән Кама, Буа, Чистай һәм Әлмәттә берәр үзәк барлыкка киләчәк, Чаллыда ике үзәк төзеләчәк.

«Бу үзәкләр пациентларга ачыклаучы диагностика өчен кирәк. Аларда шулай ук шешкә каршы дару терапиясе дә үткәреләчәк», – дип аңлатты Жаворонков.

Ул ассызыклаганча, үзәкләрнең нәтиҗәле эше өчен аларның тулы спектрдагы диагностик җиһазлар белән тәэмин ителеше кирәк. «Үзәкләрне финанслау ягыннан кайбер проблемалар белән очраштык. Шуңа бәйле рәвештә сезнең ярдәмегезне сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте депутатларга сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елның декабрендә Казанда «Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проекты буенча амбулатор онкология үзәген ачачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International