Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану турында сөйләшәләр. Республикада җиде елдан бирле гамәлдә булган әлеге программада катнашу өчен моңа кадәр референдумнар үткәрелеп килде. Быел исә яңалык кертелде – 3 меңнән кимрәк яшәүчесе булган авылларда әлеге мәсьәлә җыеннарда хәл ителә.
Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, үзара салым буенча җыен узган, дип саналсын өчен референдумдагы кебек үк сайлау хокукына ия гражданнарның 50 проценттан күбрәгенең катнашуы һәм аларның яртысыннан күбрәгенең уңай тавыш бирүе шарт. Бердәмлектә көч, шуның өстенә җыелган бер сумга дүрт сум өстәп бирелгән дәүләт ярдәме белән шактый күләмле эшләр башкарып булуын инде күптән аңлаган халык аларда активлык күрсәтә. Бүгенге көнгә 85 авылның 20сеннән күбрәгендә җыеннар узды. Ә башкарылган эшләр күләмен саннар теле белән әйткәндә, ул 6 елга авыл җирлекләрендә 176 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә. Гражданнарның үзара салымы нигездә авыл эчендәге юллар салуга, зиратларны, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләрне төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга юнәлтелә. Яңа Чәч-кап авылында тавыш-ларның күпчелеге белән 2020 елда да үзара салым булачак һәм 18 яшьтән өлкәнрәк һәр яшәүчедән 500 сум акча җыелачак һәм средстволар юллар салуны дәвам итүгә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл торгызуга тотылачак, дип хәл иттеләр. Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова әйтүенчә, авыл халкы үзара салым программасында 2015 елдан бирле катнаша һәм акча җыю нигездә 97-99 проценттан төшмәгән, агымдагы елда 100 процент тәшкил иткән. Субсидия белән бергә тупланган 912 мең сумнан күбрәк акчага Мәктәп һәм Ирек урамнарында 600 метрдан күбрәк арада таш юл салынган. 1300 метрдан күбрәк юл салу чиратын Дуслык, Тынычлык һәм Совет урамнары көтә.
–Башкарылганнары бе-лән чагыштырганда, эш күп калмады. Авылдаш-ларымның алга таба да актив булуларына, салым акчаларын киләсе елның 1 апреленә кадәр тапшыруларына ышанам. Бу субсидияне үз вакытында алырга һәм планлаштырылганны ел дәвамында эшләп чыгарга мөмкинлек бирәчәк, – ди ул. Яңачәчкаплылар иң беренче чиратта юл салу яклы.
– Йортыбыз каршыннан асфальт юл узса да, салым акчасын һәрвакыт бирәбез. Әле үзе читтә яшәп, пропискада бездә торучы улыбыз өчен дә теләп түлибез. Юл салуга өлеш кертү саваплы эш, ә юллы булу зур шатлык. Һәр урамда яшәүче шуны тойсын иде, – ди Руфия Йосыпова.
Илгизәр Батталов та салымны түләү яклы. Быел чират алар яшәгән урамга җиткән.
– Моннан соң пычракларда машинаны юл читендә калдырырга туры килмәс инде, – ди ул. Болай, дип районның барлык авылларында яшәүче һәр кеше, кунак әйтә алсын өчен эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Мәсәлән, Кыр Тәүгелдесе, Югары Лашчы, Иске Лашчы, Килдураз авылылларында шулай ук җан башына 500әр сум җыеп, юллар салуны дәвам итәчәкләр. Ә менә күптән урамнарында асфальт юл булган Норлат авылында киләсе елда һәйкәлне төзекләндерәчәкләр. Җы-елачак сумма да күпкә аз – 200 сум тәшкил итә. Алар да ел саен үзара салым программасында катнашалар. Средстволарны зират территориясен төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тоттылар.
Күп авылларда җыеннар бәйрәм кебек үзешчәннәр концерты, чәй өстәле белән уза. Аларда район җитәкчелеге дә катнаша. Форсаттан файдаланып, халык җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә.