"Тагро" җитәкчесе Болотов Евгений Владимирович белән очрашу узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдиновның «Тагро» җитәкчесе Болотов Евгений Владимирович белән очрашуы булды. Ул азык чүпрәсе һәм аксым азык катнашмасын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.

Азык чүпрәсе - ул авыл хуҗалыгы хайваннарын, балыкларны, кошларны, кыйммәтле мехлы җәнлекләрне ашату өчен кулланыла торган спиртлы җитештерү калдыклары нигезендә үстерелгән чүпрә биомассасы. Азык чүпрәлеләре катнаш азык әзерләгәндә яки азык рационына биокушылма сыйфатында кулланыла.

Аксым катнашмасының төп өлеше - аксым (протеин). Протеин тулы күләмдә үзләштерелә, анда барлык төп аминокислоталар бар, бу аның биологик кыйммәте турында сөйли. Азык чүпрәсе составында протеин терлек азыгында булган аксым белән тәңгәл диярлек.

Аксым катнашмасын, протеин кушылмасы буларак, барлык төр авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын ашату өчен кулланырга киңәш ителә. Аксым катнашмасын куллану авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларны үстерүгә уңай йогынты ясый, аларның продуктлылыгын арттыра.

Хәзерге вакытта предприятиедә 30га якын кеше эшли. "ТАГРО" азык чүпрәләре һәм аксым катнашмасын Россия буенча гына түгел, Белоруссия һәм Польша белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International