Буа районы Башкарма комитетында ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, аларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр, инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан затлар, улыкка алучылар һәм аларның законлы вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак. Бу чара бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында оештырыла. Район Советының юридик бүлеге вәкилләре, халыкка хокукый ярдәм күрсүтү өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хокук саклау органнарыннан һәм оешмаларыннан белгечләр катнашачак.
Хокукый ярдәм күрсәтүчеләр 2019 елның 20 ноябрендә көндезге 10:00 сәгатьтән Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында кабул итәчәк.