Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре кичке рейд оештырдылар

2019 елның 16 ноябре, шимбә

14 ноябрь көнне Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре катнашында кичке рейд оештырылды. Рейдның максаты: социаль хезмәт алучыларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын вакытында авыр нәтиҗәләргә китергән алкогольле продукцияне законсыз куллануның тискәре нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү. Белгечләр 27 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 11 гаиләдә булдылар. Шулай ук белгечләр автоном янгын белдерүчеләрнең төзеклеген дә тикшерделәр. Барлык гаилә әгъзалары белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Ата - аналарга салкын чорда торак йортларны газ һәм электр белән тәэмин итүдән өзүләрне булдырмау, коммуналь хезмәтләргә вакытында түләү турында консультацияләр бирелде.  Барлык гаиләләргә дә белешмәлекләр тапшырылды. Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International