Сөтне арттыру серләре

2019 елның 16 ноябре, шимбә

“Авангард” агрофирмасының “Коммуна” филиалы районда күп сөт савучы хуҗалыкларның берсе. Биредә күрсәткечләрне тагын да  үстерү өстендә дә эшлиләр. Быел узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәүлеклек уртача савым 3 килограмм тирәсе артыграк.

– Бу иң беренче чиратта  азыкның мул һәм сыйфатлы булуы белән бәйле. Печән дә, сенаж-силос та, үз вакытында әзерләнгәнгә, беренче класслы. Азыкның ни дәрәҗәдә туклыклы булуын сөтнең сыйфаты да раслый. Аның майлылыгы 4 процент, аксым күләме 3,05 грамм тәшкил итә. Бүген көн саен сыерларга көненә 14 килограмм силос, 16 килограмм сенаж, 3 килограмм печән, 5 килограмм фураж һәм 1 килограмм изеп консервланган кукуруз бирәбез. Аны алга таба арттырып, 3 килограммга җиткерәчәкбез. Сөт җитештерүдә файдасы зур булган мондый кукурузны икенче ел файдаланабыз, – ди  баш зоотекхник Ринат Әхмәдуллин. Сыерларга шулар барысы бергә кушылган һәм ваклатылган моноазыкны азык тараткыч белән бирәләр. Бертөрле ашату  маллар көзен җәйге лагерьдан кайтарылып, язын анда кабат чыгарылганчы дәвам итә. “Зур” сөттә ашату белән бергә көтү яңартуның да роле бар. Ноябрь аенда гына 40 баш тана бозауларга тиеш. Ә биредә эшләүче терлекчеләр, бигрәк тә сыер савучылар белән танышканнан, эшләгәннәрен карап торганнан соң сыерларның сөте телендә генә түгел, ә аларга мөнәсәбәттә дә, дигән фикергә килдек. Бүгенге кебек аяк асты юеш булганда кардага прогулкага бер сәгатькә генә чыгаралар, сыер савучылар һәр көнне иртәнге савымга кадәр сыерларны юалар. Шуның өстенә эшләрен һәм малларны яраталар.  Әнә, җәмгыятьнең алдынгы сыер савучылары Алинә Шакирҗанова белән Энҗе Рафыйкова үз карамакларындагы 50шәр сыерга да кушаматлары белән ягымлы итеп эндәшәләр, җае чыккан саен сыйпап китәләр.

– Алар бит барысын да аңлый. Синең яратканыңа мул продукция белән җавап бирә. Менә бу Сабрина. Әле күптән түгел генә икенчегә бозаулады. Тәүлегенә уртача 30-31 литр сөт бирә. Андыйлар тагын да бар. Хәзер күбесе буаз булганга һәм сөт ташлатканга савым җәйге белән чагыштырганда берникадәр кимеде, әмма тәүлегенә уртача 24 литр начар күрсәткеч түгел, дип уйлыйм, – ди 23 ел стажы булган Алинә. Биредә ун елга якын хезмәт куючы Энҗе карамагындагы сыерлар арасында да 30 килограммнан күбрәк сөт бирүче сыерлар шактый. Мәсәлән, Сандугач, Алма шундыйлардан.

— Аларның да, кешеләр-неке кебек үк, һәрберсенең үз характеры, барысыныкын да беләбез, – ди ул. Менә шулай үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләр җи-тәкчелекнең эшләрен тиешенчә бәяләвенә рәх-мәтләрен җиткерәләр, хуҗалыкта ел саен мал-ларның “йөзләренә” туры карарлык күләмдә азык әзерләнүгә шатланалар. Ә бер максатка хезмәт, уртак тырышлык белән “Коммуна”да бүгенге көн-дә һәр сыердан  уртача 23,3 килограмм, тулаем 8 тоннага якын сөт савалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International