Киләсе этапка кем барыр?

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Өч көнгә Буа ветеринария техникумы WorldSkills һәм junior Skills эшче һөнәрләр чемпионатының “Ветеринария” компетенциясе буенча региональ этабын үткәрү мәйданчыгына әверелде.

Анда Минзәлә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан һәм әлеге районнар мәктәпләреннән икешәр студент һәм укучы килде. Ә Буа данын булачак ветеринарлар Татьяна Спирина, Алена Медведева һәм лицей-интернатның 8 сыйныф укучысы Адел Галиәкбәров яклыйлар. Баш эксперт урынбасары,  junior Skills этабын үткәрү өчен җаваплы Булат Тамимдаров әйтүенчә, барлык конкурсантлар  микробиология, терлекчелек һәм үсемлекчелек продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү һәм ситуацион мәсьәләләрне чишү модульләрендә көч сыныйлар. Укучылар өчен биремнәр берникадәр җиңелрәк.

– Ә гомумән алганда, алар ел саен күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп тора һәм катлаулана бара, – ди Булат Фәритович. Лицей-интернатның биология укытучысы, эксперт Фәридә Төхфәтуллина әйтүенчә, мондый җитди бәйгедә катнашу өчен укучыларның белеме генә түгел, ә  психологик яктан тотрыклы булганнарын да сайлыйлар.  Әнә, махсус эш киемнәре, маскалар киеп, микроскоп, башка төрле җиһазлар артында төрле тикшерүләр, мәчегә һәм куянга клиник карау үткәрүче, УЗИ ясаучы, хирургик җөй, повязка салучы егет-кызлар өчен күзләрен дә алмыйча күзәтүче экспертлар әллә бар, әллә юк. Студентлары, укучылары катнашучы уку йортлары һәм Казан ветеринария медицинасы академиясе мөгаллимнәре исә  бер нәрсәне дә күздән ычкындырмыйлар. Башкача мөмкин дә түгел – региональ этапта беренче урынны алган студент һәм укучы сынауны Татарстан командасы составында алга таба дәвам итәчәкләр бит. Моны яхшы аңлаган конкурсантлар да бәйгегә җитди әзерләнгәннәр.

–  Әле беренче тапкыр гына катнашсам да, бер дә курыкмыйм. Ветеринар һөнәрен яратып үзләштерәм. Мондагы биремнәрнең күбесен әле дәресләрдә үтмәсәк тә, конкурска әзерләнгән вакытта бик тиз төшендем. Берсе дә минем өчен авыр түгел, – ди икенче курс студенты Алена.

Кыз бу һөнәрне хайваннарны яратканга сайласа, Коми республикасыннан Буага аны техникумның даны еракларга таралган һәм  WorldSkills бәйгесендә җиңүчеләр булуы китергән. Аленаның да алар арасында булу теләге зур. Буалылардан икенче конкурсант, өченче курста белем алучы Тәтеш районы кызы Татьяна да биремнәрнең үзе өчен авыр булмавын әйтә. Ә Адел өчен балга экспертиза үткәрү генә берникадәр катлаулырак.

– Шулай да, мин барысын да дөрес эш-ләргә тырышачакмын. Киләчәктә эшемне ветеринария өлкәсе белән бәйләү теләгем зур. Башта техникумда укырга, аннан белем алуны Казанда, академиядә дәвам итәргә уйлыйм, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International