Социаль белем бирү академиясе студенты Кузьмина Н.Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча яшь ярдәмчеләренең Республика конкурсы кысаларында "Честный квиз" чарасын үткәрде. Чакырылган кунаклар: Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова, Буа муниципаль районының "Форпост-хокук тәртибе" директоры-Мостафина Резедә Илгизәр кызы. Студентлар филвордлар чиштеләр, төрле хәлләрдә коррупция турында фикер алыштылар һәм ачыкладылар, ә иң мөһиме коррупция өлкәсендә яңа белемнәр алдылар.