Буада торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт учреждениеләре, төзелеш оешмалары, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр белән очрашу узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов  очрашуда катнашучыларны  республика программалары  кысаларында шәһәрне төзекләндерү буенча алып барыла торган эшләр  белән таныштырды. Үзара салым буенча җыелган акчаларның нинди максатларга тотолуын, киләчәккә нинди бурычлар куелуы турында сөйләде. Җитәкче  2020 елга куелган мәсьәләләрнең,  халык көнкүрешен яхшыртуда бик мөһим икәнлеген  азсызыклады. 

     Очрашу ахырында теләүчеләр район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны  бирделәр һәм аларга нигезле җавап та  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International