19 ноябрьдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Буа районы прокуроры М.Р. Фаткуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Р. Ф. Хәсәнов, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау субъектлары - мәктәп директорлары, уку йортлары, педагог – психологлар, район мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Хәсәнов үз чыгышында профилактик эш нәтиҗәләренә тукталды. Шәһәрдә һәм районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек арту проблемасын билгеләде, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелеккә анализ ясады, хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү проблемалары белән таныштырды. Яшүсмерләр мохитендәге хәлне тотрыкландыру һәм балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсешен булдырмау максатыннан Ринат Фиргат улы мәгариф учреждениеләренең балигъ булмаганнарның хокук бозу очракларын ачыклау буенча эшен көчәйтергә, шулай ук профилактиканың барлык субъектлары, авыл советлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тәкъдим итте.
Буа медицина училищесы һәм ветеринария техникумы җитәкчеләре, АСО КСЮИ директоры, Буа шәһәренең 1нче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны иртә ачыклау һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча психологик хезмәт җитәкчесенең чыгышлары тыңланды.
Узган утырышка йомгак ясап, Ранис Камартдинов имин булмаган гаиләләрдән авыр яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итү буенча планлы эш алып баруның аеруча әһәмиятлелеген ассызыклады. Яшүсмерләр арасында хәлне тотрыклыландыру һәм Буа районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсешен булдырмау максатларында, муниципаль районның иртә социаль, хокукый һәм медицина профилактикасы системасын камилләштерүдә барлык субъектларның уртак эшен активлаштырырга тәкъдим итте.
Киңәйтелгән утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.