Халыкара коррупиягә каршы көрәш көненә багышланган, аңа каршы чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының яшьләр ярдәмчеләренең Республика конкурсы кысаларында 20 ноябрь көнне Буа шәһәрендә автомобильчеләр белән " Ришвәт бирмим!» акциясе узды. Чара район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шайхаттарова инициативасы белән шәһәрнең ЮХИДИ ярдәме белән үтте. Аны «Форпост-хокук тәртибе» иҗтимагый яшьләр оешмасы активистлары Резедә Мостафина җитәкчелегендә, ДОСААФ советы рәисе Фәния Сәлахиева катнашында уздырдылар.
Әлеге акция юлдагы коррупция проблемасына битараф булмаган һәр кешенең ришвәтчелеккә карата ныклы гражданлык позициясен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Аның кысаларында Республика бәйгесендә катнашучы Социаль белем бирү академиясе студенты Надежда Кузьмина, Буа медицина училищесы студенты Радия Хәйретдинова, Буа ветеринария техникумы студенты Айтекин Маилзаде һәм Форпост активистлары ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машина йөртүчеләрне анкеталау һәм аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.
Актив тормыш позициясе өчен барлык автомобильчеләргә «Сездән ришвәт таләп итсәләр, нишләргә?" исемле белешмәлекләр тараттылар. Ул гына да түгел, туктатылган һәм автомобиль пыяласына «Ришвәт бирмим!» дигән наклейка 70тән артык ябыштырдылар.