Шәйморза авылының Совет урамы быел чиратсыз юл алды.
Казанда яшәүче авылдашлары Гүзәлия Әбелханова ярдәме белән. Әти-әнисе исән-сау яшәгән урамны төзекләндерүгә, ул 100 мең сум акча бирде. - Авыл халкы гомер буе юлсызлыктан интекте. Балачакта бу урам пычрагы иде. Казанда күптәннән яшәсәм дә, юлсыз урам кешеләре җәфа чигә дигән фикер белән килешә алмыйм. Тигез юл алар өчен миннән бүләк булсын, - диде ул. Капиталь ремонттан соң йорт ишегалдына кадәр юл салу идеясе белән янып китте. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакировага мөрәҗәгать итте. Шунда ук «Дорсервис» ширкәте эшчеләрен дә чакырган. Шулай итеп, ике атна эчендә ком-вак таш юлы төзелде. Урам халкы аңа рәхмәтле.