«Өлкән буын» проекты кысаларында районда өлкән буын кешеләрен көн саен медицина оешмаларына алып килү һәм озатып бару оештырылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Үзәк больница  белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны көн саен медицина учреждениеләренә илтеп җиткерәләр.

Пассажирларны йөртү махсуслаштырылган автомобильдә башкарыла, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ташу өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен автомобиль бик уңайлы. Өлкән яшьтәге кешеләргә автомобильнең аларның яшәү урынына максималь якынаюы тәэмин ителгән.

Күп кенә ерак авылларда яшәүчеләр һәм сәламәтлекләре начар булган кешеләр медицина учреждениеләренә илтү өчен бушлай транспорт бирү кебек хезмәткә күптән мохтаҗ булганнар. Поликлиникага кадәр һәркем мөстәкыйль рәвештә барып, диспансеризация уза алмый.

Мондый эшнең әһәмиятлелеге, диспансерлаштыру башлангыч стадияләрдә сәламәтлекнең төрле патологияләрен ачыклауга ярдәм итә, бу өлкән яшьттәге кешеләрнең тормышын озынайтуга китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International