Буа районы дуңгыз ите җитештерү буенча лидерлар рәтенә керә

21 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанда  ел  дәвамында  дуңгызчылык  продукциясен  җитештерүнең  артуы  күзәтелә.   «Республикада  бу  елның  гыйнвар-октябрь айларында авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм фермер хуҗалыкларында     76 мең  132 тонна  дуңгыз  ите  җитештерелгән. Бу  узган  елга  карата   106% тәшкил  итә», – дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек   тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы   урынбасары  Ирек Гыйбадуллин.

Белгеч  бигеләп үткәнчә,  2019 елның  тугыз  аенда  иң  күп  күләмдә  дуңгыз  ите    Тукай  муниципаль районында  җитештерелгән  – 46 мең  608 тонна (яисә республика буенча   җитештерелгән гомуми күләмнән  61,2% тәшкил  итә). Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында  - Буа  районы  -  14 мең  328 тонна, өченче  урында  - Саба  районы   - 7 мең  271 тонна.  

«Бу өч муниципаль район өлешенә агымдагы елның ун аенда АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы предприятиеләре һәм фермерлар тарафыннан җитештерелгән дуңгыз итенең 89,6% ы туры килә», — дип ачыклык кертте Ирек Гыйбадуллин.

Шул ук вакытта республикада дуңгызларның баш саны арту күзәтелә. 1 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 451,1 мең баш дуңгыз исәпләнә, бу узган елның шушы чорына карата 104% тәшкил итә, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.

Гомумән, ил буенча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елның ун аенда авыл хуҗалыгы оешмалары 3,55 млн тонна дуңгыз ите (тере авырлыкта) җитештергән. Бу 215,9 мең тоннага, ягъни узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 6,5% ка артыграк. Бу продукцияне тышкы базарларга чыгару күләмнәре дә арткан: гыйнвар — октябрь айларында Россия 76,6 мең тонна дуңгыз ите экспортлаган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 8,1 мең тоннага артыграк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бу елның ун аенда 1 млн 135,8 мең тонна сөт савылган, 332,4 мең тонна ит җитештерелгән. Узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда 4% ка күбрәк сөт җитештерелгән, терлек һәм кош ите — 3% ка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International