Якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, шәһәрдә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча референдум узачак. Иртәнге 7:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк 15 участокта, гражданлык позицияңне чагылдырып кына калмыйча, бүләкләр дә отып булачак. Бу көнне һәр участокта балалар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылачак, ике билет уйнатылачак - берсе Мәдәни үсеш үзәгендәге киносеанска, икенчесе - “Дельфин” йөзү бассейнына.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев буалыларны бу көнне актив булырга чакыра. Узган елгы референдум нәтиҗәләре буенча, 1 апрельгә җыелган 8 миллион 150 мең сумлык үзара салым һәм субсидияләр акчасына тротуарлар төзелде. Эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 3-30-85, 3-30-83.