“Иран проблема”сын чиштеләр

2019 елның 22 ноябре, җомга

Узган атнада Буа драма театрында Иван Вырыпаев әсәре буенча “Иран конференциясе” премьерасы булды. Җирле артистлар өчен бу тәүге эксперимент, чөнки спектакль-манифест форматындагы сәхнә әсәрен беренче уйнаулары.

Әлеге спектакльнең кыскача эчтәлеге шундый – Даниянең Копенгаген шәһәрендә барган конференциядә төрле илләрнең танылган акыл ияләре – профессор, җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, православие дин әһеле, шагыйрә һәм башкалар үзәккә үт-кән “Иран проблемасын” чишеп, чыгыш ясыйлар. Кемдер аны кешенең иреген һәм хокукларын бозуда күрә, икенчесе Якын Көнчыгышта барган хәрби конфликтларны әрнеп сөйли, калганнары тормыш мәгънәсе хакында уйланалар, еш кына Ходайны телгә алалар. Чыгыш барышында бәхәсләр дә туа. Шулай итеп, образлы рәвештә сәхнә тугыз өлешкә бүленә. Тугыз чыгышта – тугыз фикер. Тамашачы өчен аларның һәрберсе дә дөрес кебек.

– Спектакльнең үзенчәле-ге дә шунда: һәрбер артист Иран проблемасы турындагы фикерен үтемле итеп тамашачыга җиткерергә тиеш. Залдагы халык тугыз төрле уйласын. Бу уңайдан артистларга авыррак булды, чөнки сөйләм тексты зур, хәрәкәт аз, ә барыбер образны көчле итеп бирергә кирәк, - диде Раил Садриев.

Беренче булып алар бу спектакльне Оренбург өл-кәсенең Орск шәһәрендә куйганнар.

– Күпләр аны 1943 елгы Тегеран конференциясе белән бутый. Юк, алдан ук кисәттем, монда Сталин да, Рузвельт та, Черчилль да һәм башка танылган  сәясәтчеләр дә юк. Орск тамашачысы аңламас, дигән идем. Тик зал җылы кабул итте, - ди ул.

Аннары буалы артистларны тагын бер нәрсә куркыткан: әлеге спектакльне беренче булып Мәскәүнең Милләтләр театры куйган. Андагы Россиянең “йолдызлы” составлы артистлары уйнаганнан соң, Буа кебек провинциядә әлеге әсәрне куярга алыну зур батырлык булды, ди Раил Илдарович. Пьесаны Егор Чернышев кебек режиссер куюы да көч биргән. Чөнки ул сәхнәләштергән “Абага” әсәре белән күптән түгел генә Буа театры “Маска+” номинанты булды. Аннары труппа артистларының көннән-көн тәҗрибәлерәк, шомарак уйный башлавы да әлеге әсәрне тамашачының яхшы кабул итүенә бер ышаныч булып торган.

Орск, Буа тамашачысы кабул иткән “Иран конференциясе” башка шәһәрләргә дә “сәяхәткә чыга”. Мәсәлән, 1 декабрь көнне аны Казанның “Пирамида” залында күрсәтәчәкләр. Шулай ук аны Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә уза торган дәрәҗәле “HIGH FEST” театр фестивалендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International