Шәһәрнең 1 номерлы балалар сәнгать мәктәбенең Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар җитәкчелегендәге “Микс” хореография коллективының кече яшьтәгеләр төркеме Санкт- Петербургта узган “Талантлар салюты” халыкара проектыннан зур җиңү белән кайтты. Аларны мәктәп коллективы хлопушкалардан салют белән каршы алды.
Биючеләрнең бу беренче генә җиңүе түгел, әмма монысы иң мәртәбәлесе – фестивальнең тугызынчы йомгаклау суперфиналына ел дәвамында узган бәйгеләрдә беренче урыннарны гына яулаган коллективлар җыелган.
– Безне былтыр Бөек Устюгта “Суык бизәкләре” дигән халыкара конкурста җиңгәннән соң чакырганнар иде. Әле җәй айларында ук әти-әниләр белән киңәшләштек һәм барырга карар кылдык. Чыгыш ясау өчен “Бервакыт бакчада” дигән биюебезне сайлап, ике ай тырышып әзерләндек. Һәм менә аның нәтиҗәсе – илнең төрле шәһәрләреннән, берничә чит илдән җыелган 73 коллектив арасында икенче урын алдык. Ә Айгөл Гафурова соло номинациясендә “Куыш” биюе белән өченче урынга лаек булды, – ди Юлия.
Биючеләрне Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләреннән, Зур театр, Мариинский театры осталарыннан торган мәртәбәле жюри җентекле бәяләгән. Алар каршында бар яктан да – биюнең куелышы, сәхнә костюмнары, башкару осталыклары һәм физик әзерлекләре белән сынатмаган яшь буалылар Санкт-Петербургның “Октябрьский” зур концерт залында гала-концертта чыгыш ясаганнар. Төньяк башкалага сәяхәтләре искиткеч экскурсияләр, балалар гына түгел укытучылар, озата барган әти-әниләр өчен дә төрле мастер-класслар, форумнар белән дә истә калачак.