25 октябрь көнне Корбан гаете.

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

25 октябрь көнне Корбан гаете. Шул исәптән Буа районында яшәүче мөселманнарны Буа муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров котлады.

«Бу көннәрдә олы һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе Корбан гаетен билгеләп үтәбез. Корбан бәйрәме - дини традицияләрне, милли үзенчәлекләрне, халкыбызның күп гасыр тупланган бай мирасын саклауга, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен һәм дин тотучыларның бердәмлеген ныгытуга, башка дин вәкилләре белән дус-тату яшәүгә, җәмгыятьнең рухи яңарышына ярдәм итә. Иманыбыз ныгуга, яңа рухи тәҗрибә алуыбызга, эчке гармониягә ирешүебезгә булыша.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Барыбызга да көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет китерсен!Сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телим!”- диелә әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International