Буа егете «яшь профессионаллар» төбәк чемпионатында районны лаеклы тәкъдим итте

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 10 ноябреннән 7 декабренә кадәр республикада 2019-2020 еллардагы чемпионат циклында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты уза. Әлеге чемпионат кысаларында 18-23 ноябрьдә Буа шәһәренең 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы Вәгыйз Галиуллин " Кирпеч өю» компетенциясендә катнашты һәм мактаулы 3 нче урынны яулады

Конкурс биременә кирпечтән «Елмаю», «Калейдоскоп» модульләре, төрле катлаулыктагы блоклар, декоратив кирпеч салу, җөйләр тегү, өслекне штукатурлау кертелгән иде. Модульләрне төзү өчен 12 сәгать вакыт бирелде - бу  3 көн 4 әр сәгать эшләү дигән сүз.

-Мин бу конкурска бик тырышып әзерләндем. Бу эштә миңа укытучыларым бик булышты. Барысы да хуплады. Күп эшләвем, тырышуым сәбәпле, барысы да килеп чыкты, мин өченче урынны ала алдым, - дип уртаклашты Вәгыйз җиңүе турында.

 Афәрин! Горурланабыз! Яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International