«Бердәм РОССИЯ» партиясе төзелүнең унсигез еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү атнасын үткәрү кысаларында, партиянең Буа җирле бүлекчәсендә халык белән, Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин очрашты. Аңа Карлы авылы кешесе Кыят - Вольный Стан трассасын яктырту проблемасын хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте һәм Карлы авылында Вольный Стан – Кыят - Яшевка юлы участогында тукталыш павильоны урнаштыруда да ярдәм итүне сорады. Ринат Рәүф улы бу мәсьәләләрдә килеп туган хәлләрне хәл итү ысулларына җентекле аңлатма бирде һәм мөрәҗәгать үтәлешен үз кул астына алды.
Эшлекле визит кысаларында Ринат Гайзатуллин Алших һәм Боерган урта мәктәпләрендә булды, анда 2019 елда «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында цифралы табигый-фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр буенча балаларны әзерләүдә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылган иде. Депутат сүзләренә караганда, балаларда укуга мотивацияне арттырырга һәм яңа укыту алымнары, белем бирү технологияләре кертергә, заманча цифрлы белем бирү мохите булдырырга кирәк. Шахмат, фотоаппаратлар, видеокамералар, квадрокоптерлар һәм виртуаль чынбарлык шлемнары – болар барысы да киләчәк мәктәпләренең аерылгысыз әйберләре. Әлеге үзәктә укучыларны әзерләүнең сыйфатын күтәрергә һәм аларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләрне үстерергә ниятлиләр. Шулай ук алар шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасындагы аерманы киметү өчен дә булдырылган.
Алших урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Марина Киргизова аңлатканча, бу проект балаларда цифрлы, технологик һәм гуманитар күнекмәләрне үстерергә тиеш. Ә моңа ирешүдә «Технология», «Информатика» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәре нигезендә яңа заманча белем бирү программалары эшләнгән. Шулай ук өстәмә (дәрестән тыш) белем бирү кертелгән, анда балалар медиатөрлек, проект эшчәнлеге яки шахмат белән шөгыльләнә алалар. Шул ук вакытта традицион укытудан беркем дә баш тартмый. Үзәкләр укытуда төп булмаячак, алар мәктәпләрнең структур бүлекчәләре. Уку планында да шул ук темалар калачак. Әйтик, "Технология" дәресендә кызлар тегергә яки ризык әзерләргә, ә малайлар агач эшкәртергә генә тугел, ә инде яңа технологияләр: прототиплаштыру, 3D-модельләштерү белән дә шөгыльләнәчәк, квадракоптерлар, виртуаль чынбарлык шлемнары белән эшлиячәкләр.
Әйтик, «ОБЖ» фәне буенча йөрәк-үпкә системасына реанимация үткәрү өчен тренажер-манекеннар һәм келәмнәр, төрле яра имитаторлары, куллар һәм аяклар өчен тимерчыбык шиннар, аптечкалар кайтарылган. Бу әсбаплар белән балалар медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәкләр.
Шахмат зонасында да инде барысы да әзер, өстәлләр урнаштырылган, шахмат җыелмалары төзелгән. Балалар буш вакытларын шахмат өстәлләре артында бик теләп үткәрәләр.
Үзәкнең эше нәтиҗәсендә һәр елны төп белем бирү программасы белән 100% бала колачланырга тиеш. Ягъни, 1-11 сыйныфларда белем алучы барлык укучылар да әлеге үзәккә уку планы нигезендә йөриячәкләр.
Балалар бик зур кызыксыну белән үз мәктәпләрендәге яңалыкларны үзләштерә башладылар. Бу очрашуда да укучылар үзләренең нинди күнекмәләргә өйрәнүләрен ачык күрсәтте.