Казан тормыш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында лидер булып танылды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Казан тормыш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында лидер булып танылды. Мондый мәгълүматлар РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тикшеренүендә китерелә. ⠀ Икенче урынны Грозный, өченче урынны Төмән алды, дүртенче урында Краснодар. Мәскәү бишенче, Санкт-Петербург алтынчы урында урнашкан. Тикшерү  250 меңнән артык халкы булган Россиянең 78 шәһәрендә социаль сораштыру ярдәмендә үткәрелгән. Анда һәр шәһәрдән 600 кеше катнашкан.  Респондентлардан   җәмәгать транспортының һәм юл полициясенең хезмәт күрсәтүенә,  юлларны ремонтлау белән шөгыльләнүче хезмәтләргә, мәгариф һәм мәдәни инфраструктураның үсешенә, торак фондының торышына һәм шәһәрне төзекләндерүгә, җирле хакимиятләрнең эшенә, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына, шәһәрдәге эшләр торышына гомуми бәя бирүләрен сораганар. ⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International