Узган якшәмбедә шәһәрдә үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча референдум узды. Республикада эшләп килүче үзара салым программасында шәһәрлеләр быел өченче тапкыр катнашты.
Иртәнге 7 сәгатьтә 15 участок үз ишекләрен ачты. Яшәүчеләр белән оештырылган җыелышларда референдумда 2020 елда да Буа шәһәре территориясендә тротуарлар төзүне дәвам итү турында сөйләшүләр барды. Халык әлеге эшнең реаль нәтиҗәләрен күреп, аңлы рәвештә сайлау участокларына килде.
Буа шәһәренең территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 сәгатькә барлыгы 16 мең 456 сайлаучының 13 проценты тавыш бирде. “Буинск-Информ” корреспондентлары булган ветеринария техникумында урнашкан 1178 номерлы участокта бу вакытка 1128 сайлаучының 319ы, лицей-интернат бинасында урнашкан 1179 номерлы референдум участогында исә 1071 сайлаучының 175е үз гражданлык позициясен күрсәткән иде.
Районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәртдинов үз тавышын лицей-интернат бинасында урнашкан 1179 номерлы участокта бирде.
- Соңгы ике елда үзара салым акчасына 5 километр тирәсе тротуар төзелде. Бу гына аз. Җәяүле юллары тагын да кирәк. Программа гамәлдә булганда файдаланып калыйк, - диде ул.
Көннең беренче яртысында сайлау участокларында 30 процент кеше тавыш бирде.
Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлык нәтиҗәләр буенча сайлаучыларның 55 проценты референдумда катнашкан. Шуларның 83 проценты киләсе елга да референдумда катнашырга хокукы булган граҗданнарның һәркайсыннан 500 сум күләмендә салым җыюны кертүне һәм җыелган акчаны тротуарлар төзүгә тотуны хуплаган.