20 һәм 45 яшьтән соң паспорт алыштырырга кирәклеген һәркем белә. Аны дәүләт порталы аша башкаруы күпкә җиңелрәк, өстәвенә дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама да бирелә.
Моның өчен бары Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә кирәк. Бу эштә Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” номерлы йортта урнашкан күпфункцияле үзәкнең һәм Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 “Б” номерлы йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсенең хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны алып килү сорала.
Шулай ук порталда миграция юнәлешендә башка хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, яшәү урыны буенча теркәлергә һәм теркәүдән төшәргә.
Беррәттән район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе ирекле дактилоскопия теркәлүе үткәрә. Моның өчен Буа шәһәре, Яшел урам, 48 номерлы йортка (район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы) килергә кирәк.