Буа егете – «Ел студенты-2019» Россия милли премиясе лауреаты!

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының «Ел студенты-2019» Россия милли премиясе җиңүчеләре аталды.
Алар арасында Буа ветеринария техникумы студенты Самат Фәсхетдинов та бар. Ул «Ел җәмәгатьчесе»номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
Сүз уңаеннан, әлеге конкурста Татарстаннан 16 студент катнашты. Алар 9 номинациядә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International