3 декабрь көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия концерты узачак . Анда район мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясыячак. Чарага килгән һәр кеше сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән, теләсә нинди сумманы корбан итә ала. Барлык җыелган акчалар Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Исхаковага дәвалануга тотылачак. Шулай ук балалар өчен бу көнне Узәк фойесында сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча мастер – класслар оештырылачак.
Халыкара инвалидлар көне - бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларны берләштерә. Бу көн безнең җәмгыятькә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына игътибар итү, гади булмаган рух көче, максатчанлык, катлаулы шартларда аларның уңышка ирешә белүләренә соклану өчен дә бик кирәк.
Әлеге хәйрия чарасында барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Ул 14:00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 100 сум.