Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып барганлыкны төшерә.

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә. 2 нче декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге салымнарны түләргә кирәк:

• физик затлар милкенә салым

• җир салымы

• транспорт салымы

• салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар кеременә салым

Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ. б.) килгән белешмәләр буенча формалаштырыла торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2-НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.

Салым белдерүләре почта аша, ә «физик затлар өчен шәхси кабинет» тан файдаланучыларга шәхси кабинетка җибәрелә.

Кирәк булган очракта салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин яки «минем Документлар » күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Салым уведомлениеләре түбәндәге очракларда җибәрелмәячәк:

• әгәр салымнарга ташламалар булса яки салым тотып калуны куллануга бәйле рәвештә салымнар исәпләнмәгән булса;

* әгәр дә хәбәрнамәдә салым суммасы 100 сумнан кимрәк булса.

Салым хәбәрнамәсендә төгәлсез мәгълүматлар табылганда бу хакта салым органына теләсә нинди уңайлы ысул (шәхсән, почта, Федераль салым хезмәте сайты яки шәхси кабинет) белән хәбәр итәргә кирәк.

 

Исәпләнгән салымнарны  түбәндәге ысуллар белән түләргә мөмкин :

• Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» һәм «Шәхси кабинет» сервислары аша;

• «Дәүләт хезмәтләре»   федераль порталы аша;

•  кредит учреждениеләре аша;

• «Электрон Хөкүмәт» Порталы һәм терминаллары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International